Әнием
en • 4:17
Текст песни
Алтын көзнең ямьле бер көнендә, Бәхет-шатлык өстәп күңелләргә, Ягымлы һәм гүзәл бер гөл чәчәк аткан, Әниебез Гөлфия туган бу җиргә. Син туган көн иң изгедер безнең өчен, Бары безгә бирдең бөтен көчең. Тормыш сынауларын узган чакта Син уйладың бары безнең хакта. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. "Әни" диеп әйтүләре нинди рәхәт. Назлы кулларыңның җылылыгы, Нурлы күзләреңнең яктылыгы - Безнең өчен үзе бер бәхет. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. Әтиебез Рәшит белән иңне иңгә куеп, Аллаһ биргәненә шөкер кылып, Насыйп булсын гөрләп яшәргә, Матур сүзләр белән дәшәргә. Көннәр, айлар, еллар үтсә, үтсен, Һәр мизгелдән бары рәхәт ал, Дөньядагы иң бәхетле әни, Иң кадерле әби булып кал! Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. Балаларың Риназ, Ришат, Киленнәрең Ринә, Фәридә- Җыелыштык гомер бәйрәмеңә. Теләкләрнең теләп иң-иң изгеләрен, Озынайтыйк бәхет мизгелләрен. Сине котлый бүген бөтен дөнья, Якыннарың синең яныңда. Оныкларың - алтын бөртекләрең- Азалия, Раяз, Зәринә, Адель, Кәрим, Ясминә, Гел яныңда гына бөтерелә, Синең өчен алар сөенә. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен. Кушымта: Әни, бәгърем, исән-сау бул һәрчак, Йөзләреңнән нурлар бөркелсен. Тормышыңда хәзер иң матур чак- Һәр яңа көн бәхет китерсен.