фани донья
en • 3:59
Текст песни
Алдан белеп, алдан күреп булмый Киләчәктә ниләр көтәсен. Тик беләбез, бер көн гомер беткәч, Мәңгелеккә кереп китәсең. Байлык түгел, алтын-көмеш түгел, Бары тик җан, тик җан мәңгелек. Җан саф калсын, зинһар, гөнаһ җыйма, Фани дөнья бары өч көнлек. Кесәләре юк бит кәфенлекнең, Алып китеп булмый бер валчык. Һәр яңа көн килә сынау белән, Сынаулардан исән-имин чык. Ялтыр-йолтыр килгән гәүһәрләр дә, Кесә тулы байлык, акчалар. Бар да кала… бары гөнаһсыз җан Җәннәт бакчаларын кочалар. Бер валчык та калмас ул чакта, Тик гамәлләр калыр үзеңнән. Кеше булып яшәп калуың да, Аерыла дөнья төсеннән. Кесәләре юк бит кәфенлекнең, Алып китеп булмый бер валчык. Һәр яңа көн килә сынау белән, Сынаулардан исән-имин чык. Фани дөнья… бары өч көнлек, Җәннәт бакчаларын кочар җан… Тик җан гына…