Классташлар
en • 3:24
Текст песни
Онытылган бик күп хәтирәләр Вакыт диңгезенә алар күмелгән. Тик шулай да яшьлек мизгелләре Китми һаман безнең күңелдән. Узган гомер, үткән юллар, Ялтырап кала сагышлы айда. Безнең дәртле, кайнар куллар Очраша бүген олы туйда. Яшик әле матур итеп Чал кунса да безнең чәчләргә. Яшик әле классташлар, яшик әле Сынатмыйча бүген яшьләргә. Күзләрдә әле шул ук очкыннар, Күңелләрдә һаман язгы җилләр. Онытылмас безнең ерак юллар, Истә калган якты, матур хисләр. Вакыт җиле шаулап иссә дә, Безнең җырлар һаман яңгырый. Язмыш безне еракларга илтсә дә, Йөрәкләр һаман бергә ашкына. Яшик әле матур итеп Чал кунса да безнең чәчләргә. Яшик әле классташлар, яшик әле Сынатмыйча бүген яшьләргә. Яшик әле исән имин булып Вакыт җиле шаулап иссә дә. Очрашулар ходай насыйп итсен, Яшьләр җиткәндә дә сиксәнгә...